1

1 Рәхимле шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне.
2 Чын мактау галәмнәрне, бөтен мәхлукларны тәрбияләүче Аллаһу тәгаләгә тиешле.
3 Аллаһу тәгалә бу дөньяда барча кешеләргә мәрхәмәтле, ягъни мөэминнәргә дә, көферләргә дә нигъмәтләрен бирә, әмма ахирәттә мөэмин бәндәләренә генә бирәчәк.
4 Аллаһу тәгалә, гаделлек белән хөкем итүче, ахирәт көненең патшасыдыр.
5 Ий тәрбиячебез Аллаһ! Без сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм һәр эшебездә синнән генә ярдәм сорыйбыз.
6 Ий тәрбиячебез Аллаһ! Безләрне туры юлга күндер! (Туры юл – Коръән һәм сөннәт юлыдыр).
7 Ул юлны Син әүвәлгеләргә ингам итеп бирдең, безләрне Синең ачуың төшкән вә адашкан кешеләрне бидеґәтъ һәм заләләт юлыннан башка юлга күндер, ягъни Сине ачуландырмаган һәм хак юлдан адашмаган кешеләр юлына күндер!