100

1 Аллаһ юлында сугыш өчен сулуларын тавышландырып чабкучы атлар илә ант итәм.
2 Дагалары белән таштан ут чыгарып чабкучы атлар илә ант итәм.
3 Таң вакытында Аллаһ юлында сугыш өчен ашыгып чабкучы атлар белән ант итәм.
4 Ул атлар каты чабулары белән тузан күтәрерләр.
5 Вә бу атлы гаскәр Исламга һәм мөселманнарга зарар итүче кәфер кавеме арасына таң вакытында барып керделәр, аларны туздырмак өчен.
6 Тәхкыйк кеше үзенең Раббысына вә Аның нигъмәтләренә көфран нигъмәт кылучыдыр, ягъни иман китермичә, Ислам динен кабул итмичә, үзен-үзе һәлак итүчедер.
7 Тәхкыйк имансыз кеше үзенең имансызлыгына Аллаһуга каршы кылган эшләре белән гуаһдыр.
8 Вә тәхкыйк Аллаһудан курыкмаган кеше малны артык сөйгәнлеге өчен малга бик каты сарандыр.
9 Әйә адәм баласы белмиме белерлек, гакылы бар түгелме – кабердәге үлекләр терелеп чыкканда һәм,
10 күкрәктәге игътикад, уй-фикерләр ачылганда.
11 Ул көндә Раббылары аларның кылган эшләреннән хәбәрдар икәнен?