101

1 Катылыгы вә куркынычы белән җирне вә күкләрне кагучы кыямәт көне!
2 Никадәр каты куркынычлыдыр ул кыямәт көне!
3 Ул кыямәт көненең катылыгы вә куркынычы ни дәрәҗәдә икәнлеген сиңа кем белдерде?
4 Ул көндә кешеләр каты куркуларыннан тузылган чикерткәләр кеби тузылып таралып китәләр, һәм бер берсен күрмәсләр.
5 Вә таулар буялган вә тетелгән йон кеби булырлар.
6 Берәүнең ягъни мөселманның үлчәүдә гөнаһына караганда сәвабы авырырак күберәк булса.
7 Ул мөселман җәннәттә үзе разый булган рәхәт тормыштадыр.
8 Вә бер мөселманның үлчәүдә сәвабына караганда гөнаһы авыр килсә ягъни яхшылыгына караганда яманлыгы күбрәк булса.
9 Аның анасы – мәрхәмәтсез булган Һавийә исемле җәһәннәм аңа урын булыр.
10 Ул һавийәнең нәрсә икәнен сиңа нәрсә белдерде?
11 Ул һавийә кыздырылган утдыр.