104

1 Үкенеч вә һәлакәтлектер һәрбер сүз йөртүче гайбәтчегә.
2 Ул гайбәтче нинди юл белән булса да мал җыйды вә ул малны тиешле урынына бирмичә, саранлык белән яшереп саклады.
3 Тәхкыйк ул гайбәтче саран, малы аны дөньяда мәңге калдырыр дип уйлыйдыр.
4 Юк, үз башыңа бәла булган малына таянмасын, ул әлбәттә, җәһәннәм утына ыргытылыр.
5 Сиңа ул хөтамәне нәрсә белдерде?
6 Ул Аллаһуның кыздырылган утыдыр.
7 Ул ут йөрәккә төшәр, эчке әгъзаларны да көйдерер.
8 Тәхкыйк, ул ут аларга ишекләре бикләнеп мәхкәм (нык) кылынгандыр.
9 Уттан булган озын баганалар белән.