114

1 Әйт: "Кешеләрнең Раббысы булган Аллаһуга сыгынамын.
2 Кешеләрнең патшасы булган Аллаһуга сыгынамын.
3 Кешеләрнең гыйбадәт кыла торган Илаһәсе булган Аллаһуга сыгынамын.
4 Чигенә-чигенә сәваблы эштән тыеп, гөнаһлы эшкә өндәп вәсвәсә кылучы ханнәснең зарарыннан.
5 Ул ханнәс кешеләрнең күңеленә явызлыкны саладыр.
6 Ул ханнәс җеннәрдән дә һәм кешеләрдән дә бардыр. (Ягъни җеннәрнең һәм адәмнәрнең яманлыкларыннан явызлыкларыннан сыенамын. Зарар теләүчеләрнең зарарыннан һәрвакыт Аллаһуга сыенып йөрү – һәр мөселманга ляземдер.)