79

1 Кәферләрнең җаннарын катылык илә суырып алучы фәрештәләр илә,
2 дәхи мөэминнәрнең җаннарын җиңеллек белән суырып алучы фәрештәләр илә ант итәмен.
3 Дәхи җир белән кук арасында тизлек белән йөрүче фәрештәләр илә,
4 кәферләрнең җаннарын җәһәннәмгә вә мөэминнәрнең җаннарын җәннәткә алып узышучы фәрештәләр илә,
5 Эшләрне тәдбир кылып йөрүче фәрештәләр илә ант итәмен.
6 Беренче сурда җир каты хәрәкәтләнер дә, җир өстендә тереклек бетәр.
7 Вә беренче сурга ияртелеп икенче сур булыр да, кешеләр кабердән терелеп чыгарлар.
8 Ул көндә куркудан күңелләр урыннарыннан купкан булырлар.
9 Ул күңелләрнең, күзләре түбән төшкән булыр.
10 Дөньяда Коръәнгә ышанмаучылар әйтәләр: "Әйә без үлгәннән соң, терелеп яңадан әүвәлге хәлебезгә кайтабызмы?
11 Әйә без черегән сөяк булганнан соң да терелеп кайтырбызмы?
12 Терелүгә ышанмыйча мәсхәрәләп әйттеләр: "Әгәр яңадан терелү булса, бу бик хәсрәтле кайтарылу икән, аның өчен кайгырырга кирәк", – дип.
13 Аларның терелеп кубарылулары фәкать бер тавыш белән булыр.
14 Шул вакытта ук алар җир өстендә булырлар.
15 Ий Мухәммәд г-м сиңа Муса хәбәре килде бит?
16 Мусаның Раббысы аңа нида кылды, Тур тавының итәгендәге мүбарәк Тува дигән урында.
17 Иманга өндәмәк өчен Фиргаунгә баргыл, тәхкыйк ул азды, бозыклыкны күп кылды.
18 Әйт аңа: "Әйә кирәксенәсеңме кабих булган көфердән пакьләнүне.
19 Дәхи сиңа Раббыңны танытуымны телисеңме, әгәр Раббыңны танысаң, Аңардан куркырсың да изге гамәлләр кылырсың", – дип.
20 Муса Фиргаунгә олугъ могҗиза күрсәтте. (Ягъни таягы аҗдаһа булды һәм кулын култыгыннан чыгарган иде кояш кеби якты булып күренде).
21 Фиргаун Мусаның пәйгамбәрлеген һәм күрсәткән могҗизасын ялганга санады һәм Мусага каршы дошманлык кылды.
22 Соңра Мусадан йөз чөереп, борылып китте дә теләгән кадәр бозык эшләрне кыла торган булды.
23 Һәм үзенең кавемен вә ґәскәрсн җыйды вә кычкырып нида кылды.
24 Әйтте: "Мин сезнең олугъ Раббыгызмын, миннән башка сезнең һич Илаһәгез юктыр", – дип.
25 Аллаһ, ул Фиргаунне тотты дөньяда суга батырып, ахирәттә җәһәннәмгә салу беләк.
26 Тәхкыйк бу вакыйгада гыйбрәт бардыр Аллаһудан курыккан кешегә.
27 Халык кылуда сезнең яратылуыгыз читенрәкме, әллә күкне ярату читенрәкме? Ул күкне Аллаһ бина кылды.
28 Ул күкнең бөеклеген бик югары кылды, ул күкне һич кимчелексез төзеп тәмам итте.
29 Ул күкнең кичен караңгы кылды вә аның көндезен якты кылды.
30 Моның соңында Аллаһ, торырга яраклы итеп җирне түшәде.
31 Җирнең суын һәм хайваннар утлый торган үләннәрне чыгарды.
32 Дәхи тауларны мәхкәм сабит кылды.
33 Сезгә вә сезнең хайваннарыгызга файда өчен.
34 Әгәр олугъ җыелыш көне кыямәт килсә,
35 ул көндә кеше дөньяда кылган яман эшләрен искәрер күз алдына китерер.
36 Вә күзе күргән кешеләргә җәһәннәм күрсәтелер.
37 Әмма берәү шәригать чигеннән чыгып бозыклык кылса,
38 дәхи дөньяга бирелеп ахирәт гамәленә кимчелек китерсә,
39 Шиксез, ул кешегә урын җәһәннәмдер.
40 Вә әмма берәү Аллаһ алдына басып Аңа җавап бирүдән курыкса, вә үзен нәфесе теләгән гөнаһлы эшләрдән тыйса,
41 әлбәттә җәннәт аңа урындыр.
42 Кәферләр синнән кыямәт кайчан була, дип сорыйлар.
43 Кыямәтнең кайчан булачагын әйтүдә сиңа нинди файда? Әйтсәң дә фәкать көферлекләрен арттырачаклар.
44 Кыямәт вакытының ахыр чиге Аллаһуга хастыр.
45 Ий Мухәммәд г-м, син фәкать ул кыямәттән курыккан кешене куркытучысың.
46 Алар кыямәтне күргәндә гүя дөньяда бер дә тормаган кеби булырлар, мәгәр төшкә хәтле ярты көн яки төштән соң ярты көн торган кеби булырлар.