94

1 Әйә Мухәммәд г-м синең күкрәгеңне ачмадыкмы һәм иман, хикмәт белән күңелеңне йомшак кылмадыкмы.
2 Вә синнән авыр йөкне төшердек түгелме.
3 Ул авырлык аркаларыңны авырттыра иде түгелме.
4 Һәм синең исемеңне кешеләр арасында мактаулы зекер белән дәрәҗәгә күтәрдек түгелме?
5 Дөреслектә файдалы булган җиңеллек авырлыктан соң
6 Дөреслектә авырлыктан соң гына файдалы җиңеллек табыла.
7 Бер хәерле эштән бушансаң, икенче хәерле эшне эшләргә тырыш.
8 Һәм Раббыңның рәхмәтенә кызык, Раббыңа таба ашык, һәм һәрвакыт Ул риза булачак хәерле эшләр белән мәшгуль бул!