99

1 Әгәр җир үзенең селкенүе илә селкендерелсә.
2 Вә җир үзенең эчендәге үлекләрне, йөкләрне, хәзинәләрне чыгарса.
3 Һәм кеше әйтсә: "Ни булды бу җиргә", – дип.
4 Шул көндә җир үзенең өстендә эшләнгән эшләрдән хәбәр бирер.
5 Тәхкыйк җирнең сөйләмәге Раббыңның аңа сөйлә, дип әйтүе беләндер.
6 Ул көндә кешеләр каберләреннән кубарылып хисап җиренә гамәлләренә күрә төрле фиркаләргә бүленеп барырлар, дөньяда кылган гамәлләренең җәзасын күрмәк өчен.
7 Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылган булса, аның җәзасын күрер.
8 Вә берәү тузан бөртеге хәтле гөнаһ эшләсә, аның җәзасын күрер.